"Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Ильфира Вагыйзь кызының шәхси сайты

Компьютер уеннары балаларга ни бирә?

 

 

Балалар бакчасында компьютер уеннары куллану  Россиядә 80 нче елларда барлыкка килә. 1986 елда Мәскәүдә ясле балалары  өчен, информацион-технологик үстерешле белем бирү максатыннан,  беренче компьютер –уен комплексы ачыла. Шулай итеп 80 еллар ахырына   компьютер кулланучыларның яше 5-6 яштән башлана.    Үзара кагыйдәләрне күзәтү нәтиҗәсендә (психологик,педагогик,медик,физик,гигиеник) баланы мәктәпкә хәзерләүдә  компьютер уеннары куллану отышлы санала. Ләкин  компьютерны корганда –техник средстволарны , һәм методика буенча кулланганда куркынычсыз режим  булдыру шарт.                                                                                     Мәскәү, Питер,Самара, Новгород, Сургут   һ.б.  шәһәрләрдә уздырылган фәнни күзәтүләргә нигезләнеп  шуны әйтергә була – компьютер  уеннары белән танышу,  мәктәпкәчә яштәге  бала шәхесенең фикерләү дәрәҗәсен үстерү   уңай  йогынты ясый.  Компьютер  технологиясен куллану  чорында эшчәнлекнең яңа төрләре: компьютер  бунча конструкцияләү, иҗади экспериментлар уздыру мөмкинлеге туа. Шулай ук  уйлау, хәтерне үстерү, игътибарлылыкны арттыру,  күзаллау,  үз-үзеңә бәя  бирү,  мөстәкыйл эшчәнлек, сүз байлыгын арттыру кебек  уңай үзгәрешләр сизелеп арта. Балалар  клавиатура, мыш кебек җиһазларны кулланып, мониторда барлыкка килгән ситуация белән аңлы рәвештә идарә итә башлыйлар һәм планлы эш алып барырга өйрәнәләр. Шулай итеп танып-белүгә кызыксынулары, уйлау функцияләре  үсә. Хәзерге чорда  компьютерлар  уены базары күптөрле. Илебездә  җитештерелгән   уеннар белән беррәттән читтән кергән, лицензиясез уеннар да бик күп. Эксперимент рәвешендәге уен-мавыктыргычлар  киң үсеш алып килә  хәзер.                                     Балалар бакчаларында    бүгенге көндә үстерешле (психик процессны активлаштыру-чы) һәм өйрәтүче (хәреф,сан,уку күнекмәләрен формалаштыручы, ана телендә язуны күнектерүче) алымнар алгы планга куела. Чөнки  бу алымнар:

-игътибарлылыкны, хәтерне, күзаллауны,  сөйләм  һәм  тою сәләтен үстерүне ;

-конструктив, иҗади эшчәнлек, тәҗрибә эшчәнлеген стимуллаштыруны;

-алынган нәтиҗәләрдән канәгатләнү хисен тоя өйрәтүне;

-математик күзаллауларны, ориентлашуны, грамотага өйрәтүне күз уңында тоталар.

Компьютер  технологияләре белән  белем  бирү шартларын яхшырту максатыннан, кайбер балалар бакчаларында,  информацион-белем бирү тирәлеге булдыралар. Компьютер уен комплексы дип атала инде бу. Ләкин без әле моннан ерак торабыз. Бу комплекска  компьютер  залы, уен зоналары, мини  спорткомплекс һәм психологик бушану бүлмәләре керә:

- Педагог һәм балалар өчен  компьютерлар, үзенең  специално методик программалары белән (өйрәтүче, үстерешле.диагностик бәя бирүче һ.б.)

- мебелләр специално  ясатылырга тиеш;

- тирәлекне  булдыру йомшак һәм каты  модуллр тупланмасы;

-уеннар һәм уенчыклар;

-спорт җиһазлары һәм инвентарлар;.

Моның өчен   30-48 квдрат метрлы  помещение дип әйтәбез инде булырга тиеш. Аның тәрәзәдән төшкән яктылык  дәрәҗәсе тиешле дәрәҗәдә (естественное освещение ), булырга тиеш. Ясалма яктылык кына ярамый. Ул тәрәзәләр төняк, төняк-көнчыгыш ягында булырга тиеш һәм җилләтү өчен форточкалар булып тиешле дәрәҗәдә җилләтелергә яки конденционер келырга тиеш. Идән өсте тигез, чистарту өчен уңайлы,  антисептик үзеккә ия булырга тиеш.

Мебелләрне әйтек, специално ясатылган өстәл,урындыклар бала размерына туры килергә тиеш. Урындык  яки кресло конструкциясе баланың торышын үзгәртергә яраклашкан булырга тиеш.   Муен-иңсә, арка  өлешләрендәге  мускуллар  дөрес хәрәкәт итсеннәр. Бу мебел размерлары СанПиН китабынның 2.4.1340-03.пункытында күрсәтелгән.

Баланың күз өлеше дисплей үзәгенә туры килергә, яки м3/2 биклегендә булырга тиеш. Экран белән күз  арасы  600-700 мм, эш урынының арасы 600 дан ким булмаска, ә өстәл белән стена арасы 800 мм ә җылылык приборлары  1000 мм дан ким булмаска  тиеш. Компьютерны урнаштырганда шуны искә алырга кирәк:  кояш нурлары  һәм ясалма яктырту чыганаклары экранга турыдан –туры төшмәскә тиеш. Компьютерда утырганда баланың күз алдында  артык якты, ялтыраучан предметларны куймаска кирәк. Шулай ук  стеналар да  пастель тонындарак  булырга тиеш. Кара, кызыл, оранжевый  төсләр  рөхсәт ителми. Матовый  нигезле, тыныч тондагы мозаикалар рөхсәт ителә.  Шторалар,  мебелләр,  стеналар  һәм  компютерның  да төсләре (гармо-нично) , бер берсе белән яраклашкан,психикага уңай тәэсир ясый торган булырга тиеш.Микроклиматны яхшырту өчен чәчәкләр,аквариум куярга мөмкин.

Компьютер уеннары уйнау өчен балага уңай көннәр дип,белгечләр әйтүенчә вторник, среда,  четверг   көннәре санала.

Компьютер уен-шөгылләре түбәндәге этапларны үз эченә ала:

-билгеләнгән бурычларны чишү өчен  компьютер уеннары;

-гимнастика, традицион уеннар,  релаксация өчен;

Бу уеннарны атнага 2 тапкырдан да күбрәк уйнарга ярамый. Иртәнге сәгатләрдә яки  көндезге йокыдан соң кичке якта.

Экспериментал күзәтүләрдән чыгып түбәндәгеләр билгеләнә:

Мәктәпкәчә яштәге (зурлар төркеменнән башлап) балалның өзлексез компьютерда утыруы 10 минуттан артмаска тиеш.                                                                                              СанПиН китабынның    2.2.2./2.4.1340-03.пункытында язылганча үстерешле уеннар өзлексез уйнау вакыты  5 яшлекләр өчен -10 минут, ә 6 яшлек балалар өчен 15 минут булырга тиеш.

Бу очракта да  әле компьютерның  техник параметрларын  (мониторның, системный блокның моделләренә карап). Монда  негатив  тәэсирне белүдә   мөһим   булып  баланың  (самочувствиесы дип әйтәбез инде) үз-үзен тотышы тора.

Баланы  компьютерга һичшиксез үзен генә утыртырга ярамый.  Информатика укыту өчен өстәмә белем алган  специалист  белән шөгылләнергә тиеш бала.

Бу белегчнең обязанностенә нәрсәләр керә:

-балага индивидуал подход ясап баланы  компьютерга өйрәтү;

- яш үзенчәлекләренә карап компьютер уеннары программасының методикасын белү;

- эш эчтәлегенең  шартларын яхшылап белү;

-балалар эшчәнлеген ата-аналар белән яхшылап таныштыру;

Югарыда  әйтелгән шартларның барысы да үтәлгән очтракта гына, компьютер уеннарын куллану  баланың иҗадый шәхесен формалаштырачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Прикреплённые документы:

27394_DSC_0177.JPG

.JPG, загружено: 27 января 2016

Фотографии